Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
"ТОРАК ФОНД БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ БУЕНЧА ДЕПАРТАМЕНТ" ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
"ТОРАК ФОНД БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ БУЕНЧА ДЕПАРТАМЕНТ" ДБУ
рус
тат
eng
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
"ТОРАК ФОНД БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ БУЕНЧА ДЕПАРТАМЕНТ" ДБУ
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2021 ел
Торак биналарның сакланышын тикшерү дәвам итә.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары һәм балалар йортлары вәкилләре белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2016 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак бүлмәләренең сакланышын тикшерү башланды. 2021 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләрендә, шулай ук Сарман, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында 196 торак бина тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре социаль наем шартнамәләре төзү яки яңа вакытка махсуслаштырылган торак урыннар наймы шартнамәләре төзү зарурлыгы турында Карар кабул иткәндә исәпкә алыначак.
21
декабрь, 2020 ел
Хосусыйлаштыруга хокук бар
Президент программасы нигезендә 2015 елда ятим балаларга бирелгән торак урыннар буенча махсус торак фондын наймлауның биш еллык вакыты чыккан. Агымдагы елның 15 ноябреннән Татарстан Республикасының 31 муниципаль берәмлегендә урнашкан 221 фатир һәм торак йортны наймга алучы белән алга таба хосусыйлаштыру хокукы биреп, социаль наем шартнамәләре төзү буенча эш башланды.
15
сентябрь, 2020 ел
«Торак фонды белән идарә итү департаменты " ДБУ ятим балаларның торак урыннарын милек итеп рәсмиләштерүдә ярдәм итә
2018 елдан «Торак фонды белән идарә итү Департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 2013-2014 елларда Президент программасы буенча алган фатирларны ятим балалар милкенә теркәү процессында ярдәм күрсәтәләр.
11
август, 2020 ел
Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының ятим балаларга бирелгән торак урыннары сакланышын тикшерү тәмамланды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә "Торак фонды белән идарә итү департаменты" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2015 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсус торак фондының торак урыннарының сакланышын тикшерү төгәлләнде. Ел башыннан республиканың 33 муниципаль берәмлегендәге 331 торак бина тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 30 апрелендәге 371 номерлы карары нигезендә карар кабул итү өчен файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз