Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары һәм балалар йортлары вәкилләре белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2016 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак бүлмәләренең сакланышын тикшерү башланды.
2021 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләрендә, шулай ук Сарман, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында 196 торак бина тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре социаль наем шартнамәләре төзү яки яңа вакытка махсуслаштырылган торак урыннар наймы шартнамәләре төзү зарурлыгы турында Карар кабул иткәндә исәпкә алыначак.
Президент программасы нигезендә 2015 елда ятим балаларга бирелгән торак урыннар буенча махсус торак фондын наймлауның биш еллык вакыты чыккан.
Агымдагы елның 15 ноябреннән Татарстан Республикасының 31 муниципаль берәмлегендә урнашкан 221 фатир һәм торак йортны наймга алучы белән алга таба хосусыйлаштыру хокукы биреп, социаль наем шартнамәләре төзү буенча эш башланды.
2018 елдан «Торак фонды белән идарә итү Департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 2013-2014 елларда Президент программасы буенча алган фатирларны ятим балалар милкенә теркәү процессында ярдәм күрсәтәләр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә "Торак фонды белән идарә итү департаменты" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2015 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсус торак фондының торак урыннарының сакланышын тикшерү төгәлләнде. Ел башыннан республиканың 33 муниципаль берәмлегендәге 331 торак бина тикшерелде.
Тикшерүләр нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 30 апрелендәге 371 номерлы карары нигезендә карар кабул итү өчен файдаланылачак.
Торак урыннарны гражданнар милкенә тапшыру